Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш сыйныф укучылары Россия медале белән бүләкләнде

Уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда информатика, инглиз теле, җәмгыять белеме һәм әдәбияттән  район нәтиҗәләре югарырак.

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында 64 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты: гимназиядән – 29, лицейдан – 9, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән – 16, Күбәктән – 5, Тат. Бүләрдән – 4, Михайловкадан – 1 укучы. Алдагы еллардагы кебек үк күпчелек укучы җәмгыять белеме фәнен сайлаган, шулай ук биология, химия, информатиканы сайлаучылар күп булды. Барлык фәннәрдән дә уртача балл 2017 ел нәтиҗәләреннән югарырак. Бары тик физика, биология һәм тарихтан бераз кимү күзәтелә.

Уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда информатика, инглиз теле, җәмгыять белеме һәм әдәбияттән  район нәтиҗәләре югарырак. Башка фәннәр буенча республиканыкыннан түбәнрәк. Ике укучы профиль дәрәҗәсендәге математикадан минималь балл җыя алмады, бер укучы – җәмгыять белеменнән. 100 баллы нәтиҗәләр юк. Әмма югары балл алучы укучыларның уңышлары куанырлык. Быел 22 имтихан югары (80 һәм аннан күбрәк) баллга тапшырылды (узган ел – 16). Шуларның 12се – рус теленнән югары балл җыючылар. Алар – гимназиядән  Э. Шамукаева, А. Галимова, Д. Салихова, З. Хәйретдинова (укытучылары – И. Галиева), лицейдан В. Фазилова, А. Фәтхетдинова (С. Фазилова), Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Н. Галимова, И. Вахитова (В. Сәрвәрова), Михайловкадан К. Габидуллин (З. Хафизова), Тат. Бүләрдән Л. Исламова, Н. Шәймөхәммәтов (Гөлнур Хөрмәева). Җәмгыять белеменнән югары балл җыючылар: лицейдан В. Фазилова, А. Фәтхетдинова (С. Җәләева), Тат. Бүләрдән Л. Исламова (Ф. Арсланова). Инглиз теленнән: лицейдан А. Фәтхетдинова (В. Харисова), гимназиядән Я. Исмәгыйлева, Д. Салихова (Р. Кадыйрова). Физикадан: гимназиядән Азат Гыйлемов (З. Сәяхова). Химиядән: гимназиядән З. Мөҗипов (В. Семенова). Информатикадан: гимназиядән А. Галимова (А. Кадыйрова). Математикадан: Тат. Бүләрдән Л. Исламова (М. Нәбиуллин).

Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча 14 чыгарылыш сыйныф укучысы “За особые успехи в учении” Россия медале белән бүләкләнде. Алар – А. Кәлимуллин (Күбәк), А. Фәтхетдинова, В. Фазилова (лицей), Л. Исламова (Тат. Бүләр), А. Әсадуллин, И. Вахитова, А. Нуриева, Т. Садриева (Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе), Аэ Галимова, Р. Мирзаянова, Д. Салихова, А. Кадыйрова, З. Мөҗипов, Р. Сәяхова (гимназия). Шуларның өчесе (А. Галимова, Л. Исламова, А. Фәтхетдинова) республика медаленә дә лаек булды, ягъни 75 баллдан артыграк тупладылар.

Узган ел белән чагыштырганда рус теленнән уртача балл 0,1 процентка артты. Бу фәннән иң югары – 98 балл – лицей укучысы А. Фәтхетдиновада (укытучысы – С. Фазилова). Михайловка һәм тат. Бүләр мәктәпләрендә дә рус телленнән уртача баллар республика күрсәткеченнән югарырак. Күбәк һәм гимназиядә уртача баллар район күрсәткеченнән түбән.

20178 ел белән чагыштырганда математикадан уртача балл 3,6 процентка артты. Профильле математикадан Күбәк һәм Тат. Бүләр мәктәпләрендә уртача баллар республика күрсәткеченнән югарырак. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, гимназиядә һәм лицейда – район күрсәткеченнән түбән. База дәрәҗәсендәге математика буенча да нәтиҗәләр түбәнрәк (2017 ел – 4,5; 2018 ел – 4,4). Ике укучы максималь балл җыйды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысына да аттестат тапшырылды.

Төп дәүләт имтиханнарында 9 сыйныфны тәмамлаган 248 укучы катнашты. Алар рус теле, математикадан һәм үзләре сайлап тагын ике фәннән имтихан тапшырды. Күпчелек биология, информатика, җәмгыять белемен сайлады.

З. Биккинина (Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе), И. Закирова (Тат. Бүләр), Л. Хафизова, А. Ханнанова, К. Шакирова (гимназия) барлык фәннәрне дә “5”гә тапшырды. Кызганыч, 3 укучы көзгә калды.

Имтихан нәтиҗәләреннән күренгәнчә, фәннәрдән системалы әзерләнү яхшы нәтиҗә бирә.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү максатында ел башыннан районда укытучылар, ата-аналар, укычылар катнашында 60ка якын чара оештырылды. Ресурс үзәгендә тьюторлар, югары квалификацияле укытучылар укучыларны “ЕГЭ, ОГЭ без двоек”, “ЕГЭ, ОГЭ на отлично” программалары буенча әзерләделәр. 11 сыйныф укучылары өчен ай саен өйрәтү семинарлары үтте. Аны математика буенча имтихан эшләрен тикшерү буенча региональ фән комиссиясе эксперты С. Лифшиц алып барды.

Лицей базасында имтихан кабул итү пункты эшләде. Процедураның ачыклыгын тәэмин итү максатында ул онлайн-режимда видеокүзәтү системасы, стационар металлорамка белән тәэмин ителгән иде. Имтиханнарны үткәрүне оештыруда, үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Лилия Галимова,

мәгариф идарәсе методисты.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев