Чүп яндырган өчен–штраф
Күп райондашларыбыз бәрәңге сабакларын яндыра. Ләкин, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, моның өчен административ штрафлар каралган.
Кичке якта район урамнарын йөреп булмый. Сәбәбе – төтен. Күп райондашларыбыз бәрәңге сабакларын яндыра. Ләкин, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, моның өчен административ штрафлар каралган. Шәхси затларга – 2 мең сумнан алып, 3 меңгә кадәр, вазыйфалы затларга – 6 меңнән 15 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 20-30 мең сум, юридик затларга исә кисәтү һәм 150 мең сумнан алып, 400 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, табиблар төтеннең организмга зыяны турында да кисәтә.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев