Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм ярминкәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Ярминкәдә 40 ка якын сәүдә ноктасы эшли. “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары терлек ите, ашлык, печән һәм салам белән сату итәләр.

Референдум көнне Мөслимнең үзәк мәйданында бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә 40 ка якын сәүдә ноктасы эшли. “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары терлек ите, ашлык, печән һәм салам белән сату итәләр. “Шиһапов”, “Бәширов”, “Хәмәдишин”, “Хөснуллин, “Габидуллина” фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәр “Ибраһимова” сатып алучыларга терлек һәм каз ите, сөт ризыклары тәкъдим итә. Күрше районнардан килгән шәхси эшмәкәрләр балык, бал, казылык һәм сыр, камыр ризыклары һәм кием-салым сата.

Сөт ризыклары белән сату итүче “Габидуллина” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәзинә Габидуллина:

– Мондый ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Райондашларыбыз сөт-эремчекләребезне бик яратып алалар. Корт һәм каймакны да үз итәләр. Районда үткән ярминкәләрдә генә түгел, Яр Чаллыда узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнашабыз. Хәзер инде үзебезнең сатып алучыларыбыз да бар, без килгәнне көтеп торалар, – ди.

Бүгенге ярминкәдә балык сатып алган Мөслимнән Радик Сабиров:

– Тавыш бирүдән кайтышлый кагылдым ярминкәгә. Нефтекамскидан ук балык сатырга килгәннәр. Мин үзем балыкны бик яратам. Күренеп тора: балыклары яхшы сыйфатлы, шуңа бик теләп алдым, – диде.

Мөслимдә яшәүче Мәхмүт Вәлиев “Шиһапов” фермер хуҗалыгыннан ит сатып алган:

– Мондый ярминкәләр без – район үзәгендә яшәүчеләр өчен бик кирәк. Итен, ашлыгын шушы ярминкәләрдә алып калабыз. Бүген менә ит белән икмәк алдым. Ярминкәгә алып килгән итнең сыйфаты яхшы, бәясе дә берникадәр очсыз була. Бүген товар ассортименты төрле, бай. Шуңа күрә ярминкәләргә һәрвакыт бик теләп киләбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев