Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурыч яшькә карамый

Салымнарын вакытында түләмәүчеләр бурычлы булып санала. Салым түләү буенча бурыч яшькә бәйле түгел. Балалар өчен салымны аларның законлы вәкилләре түләргә бурычлы.

– 2021 ел башыннан Татарстанда кайбер дәүләт хезмәтләре һәм ярдәм чаралары Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган гражданнарга гына күрсәтелә. Әлеге таләп региональ законнарга һәм җирле үзидарәләрнең норматив-хокукый актларына тиешле үзгәртүләр кертү белән беркетелгән. Дәүләт хезмәтләре яисә ярдәм чаралары күрсәтүче органнар ведомствоара хезмәттәшлек итү системасы аша салым бурычы булу-булмауны тикшерәләр. Хезмәт (ярдәм чаралары) алучыларга белешмә алу өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел, – ди ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Альбина Хәбриева. 
Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”на кушылып, үзеңнең бурычларыңны белергә була. Шулай ук “Налоги ФЛ” бушлай мобиль кушымтасын күчереп алырга була. Әлеге шәхси кабинетка керү өчен пароль сыйфатында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы учет язуын яисә Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә 15 минут эчендә алынган кодны файдаланырга була, диләр районара салым инспекциясе белгечләре. Балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре шушы ук принцип нигезендә баласының бурычы хакында мәгълүмат алырга мөмкин. Алар шулай ук баланың шәхси кабинетына керүне рәсмиләштереп тә мәгълүмат алырга хокуклы. Салым түләүгә квитанцияне республиканың теләсә кайсы салым органы бирә ала. Болардан тыш, физик затларның милек салымнары буенча бурычлар турындагы мәгълүматны күпфункцияле үзәк филиалларында, ЮХИДИ, миграция хезмәте бүлекчәләрендә, техник инвентаризация бюросында һәм Россия почтасында алырга мөмкин. Хәзерге вакытта салымнарны бер “клик” белән түләп була.

 

Салымнарны вакытында түләмәгән өчен Россия Үзәк банкы ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнә. Шуңа күрә бурычны квитанцияне алу көнендә үк түләргә кирәк. Башка көннәрдә түләгән очракта пеняны квитанцияне формалаштырган көннән шул көнгә кадәр үзеңә исәпләргә кирәк. Салым буенча бурычларны физик затның шәхси кабинеты аша, онлайн форматта мобиль кушымта аша түләргә мөмкин. Россия Федераль салым хезмәте сайтында салымнарны реквизитлар буенча, банклар, почта бүлекчәләре һәм түләү терминаллары ярдәмендә түләргә була. Бу ысуллар белән салымнарны башка физик затлар – тормыш иптәшләре, балалар, ата-аналар яисә танышлар өчен дә түләп була, ди районара инспекция җитәкчесе урынбасары Альбина Хәбриева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев