Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне тарихта

Халыкара дуслык көне. Бөтендөнья кешеләр белән сәүдә итүгә каршылык көне.

762 — Әл-Мансур Багдад шәһәренә нигез сала.

1930 — Уругвайда футбол буенча беренче дөнья беренчелегенең финал уенында Уругвай җиңү яулый.

1932 — Лос-Әнҗелеста ХХ Олимпия уеннары ачыла.

1937 — гадәттән тыш НКВД «өчлекләр»енә халык дошманнарына үлем карарларын чыгару вәкаләте бирелә.

1974 — Француз теле Квебек вилаятенең бердәнбер рәсми теле булып игълан ителә.

1999 — Чистай районы, Ямаширмә авылында Гаяз Исхакыйның музей-утары ачыла.

Бу көнне туган күренекле шәхесләр

1862 — Николай Юденич, Русия империясе хәрби эшлеклесе.
1863 — Генри Форд, АКШ эшмәкәре, конвейер уйлап табучы.
1920 — Әхнәф Юлдашев, төрки телләр белгече, профессор.
1927 — Харис Салихҗан, татар дин эшлеклесе.
1938 — Җәүһәрия Мәрданова, татар драма театры актрисасы.
1944 — Искәндәр Байбәков, паталогоанатомия белгече, профессор.
1948 — Жан Рено, француз актеры.
1948 — Нәҗип Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш), әдәбият галиме, хаттат.
1949 — Зилә Сөнгатуллина, татар опера җырчысы, профессор.
1951 — Алибәк Днишев, казак опера җырчысы (тенор).
1963 — Лиза Кудроу, АКШ актрисасы.

Бу көнне вафат булган шәхесләр

1898 — Отто фон Бисмарк, Алман империясе дәүләт эшлеклесе.
1965 — Дзюнъитиро Танидзаки, япон язучысы, драматург.
2007 — Ингмар Бергман.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев