Бу көнне тарихта
1986 елны татар җырчысы Асылъяр туа.
1867 — Альфред Нобель беренче тапкыр динамит кулланылышын күрсәтә.
1897 — Русиядә якшәмбе рәсми ял көне итеп игълан ителә.
1905 — Оклаһома индеецлары Секуах штатын төзү турында игълан итәләр, ләкин АКШ Конгрессы аны танымый.
1917 — Финляндия автономиясен игълан итү.
1967 — Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасын булдыручы Конвенция имзалана.
1969 — Сальвадор һәм Һондурас арасында футбол сугышы башлана.
1993 — Татарстан дәүләт гимны раслана.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1743 — Гавриил Державин, шагыйрь.
1831 — Илья Ульянов, Сембер мәгърифәтчесе, В.И. Ленинның атасы.
1800 — Жан Дюма, органик химиягә нигез салучы.
1896 — Кәшшаф Мохтаров, 1921-24 елларда ТАССР хөкүмәте башлыгы.
1918 — Ингмар Бергман, Швеция кинорежиссеры.
1933 — Марс Шабаев, татар шагыйре.
1986 — Асылъяр, татар җырчысы.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1223 — Филипп II, Франция патшасы.
1930 — Сабит Яхшыбаев, беренче татар сәхнә рәссамы.
1944 — Исхак Закиров, татар шагыйре.
1945 — Галим Акчурин, Милләт Мәҗлесе сәркатибе, Тукай әсәрләрен урысчага беренче тәрҗемә итүчеләрдән.
1999 — Үмәр Мәүлиханов, кылыччы, ике тапкыр (1964, 1968) Олимпия чемпионы.
2013 — Хәләф Низамов, Татарстанның хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев