Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1968 ел вакыйгалары

23 июль көнне партия өлкә комитетында КПССның Татарстан өлкә комитеты икенче пленумы үтте.

1968 ел 23 июль

...Июнь ае өчен пенсия биргәндә Мөслим авылында яшәүче Ш. Шакирҗанов иптәшкә ялгышлык белән артык акча бирелгән. Пенсионер икенче көнне үк әлеге акчаны алып килеп, район элемтә узелы кассасына тапшырды.

Газета аша иптәш Шакирҗановка намуслы гамәле өчен рәхмәт әйтәм.

З. Нигъмәтуллина,

район элемтә узелы кассиры.

                 ***

25 июль

23 июль көнне партия өлкә комитетында КПССның Татарстан өлкә комитеты икенче пленумы үтте. Пленумда катнашучылар КПССның өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Ә. Табеевнең “Татарстан АССРда нефть чыга торган урыннарның разработкасын яхшырту буенча чаралар турында”гы КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар кабинетының карарын үтәү буенча өлкә партия оешмасы бурычлары турында”гы докладын тыңладылар һәм тикшерүдә катншатылар.  

                   ***

Бу иртәдә “Алга” колхозының Торыш бригадасы басуларына авылның яше дә, карты да чыкты. Машина, трактор тавышлары, механик сәнәкләр һәм тырмалар чыңы да шунда күчте. Якшәмбе өмәсендә барлыгы 105 кеше, ике трактор һәм шул кадәр үк автомашина катнашты. Бу көнне 78 гектарда берьеллык үлән эскертләнде.

Н. Солтанов,

баш зоотехник.

          ***

“Чукмаргали” сәхифәсеннән

Ә сез беләсезме...

...запас частьләр булмау сәбәпле, “Сельхозтехника” район берләшмәсендә өч ай инде “Урожай” колхозы комбайны тик тора. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча. Комбайн “отпуск”ага киткән һәм быел урып-җыюда катнашмаячак.

...”Маяк” колхозы механизаторлары борчак уруга кереште. Өч комбайн “Сельхозтехника” район берләшмәсендә “ура”.

...әллә район авыл хуҗалыгы идарәсе, әәлә “Сельхозтехника” район берләшмәсенең бер инженеры кайсыдыр колхозда булып кайткан. Мондый күренекле вакыйга уңаеннан аның кайтуына тантаналы очрашу оештырганнар, оркестр һәм нотыклар белән. Хезмәттәшләренең “Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?” дигән соравына инженер:

– Тагын берәр колхозга барып кайтырга уйлыйм, – дип җавап биргән.     

       *** 

Бәйрәмне каршылап

...Узган ел райпотребсоюз буенча товар әйләнеше 9 840 000 сум тәшкил итте.

... узган алты айда район халкы 162 телевизор, 130 радиоприемник, 62 000 сумга – велосипед һәм мотоцикллар, 21 000 сумга – сәгатьләр, 58 000 сумга йорт җиһазлары сатып алды.

Халыктан 1 660 000 данә йомырка, 317 ентнер йон һ. б. продукция сатып алынды.

Бүгенге көнгә районда 106 кибет бар. Аларда 143 сатучы эшли. Соңгы елларда район үзәгендә – универмаг, 3 кибет, суыткыч, авылларда 13 кибет төзелде.

Ш. Рәхимов,

райпотребсоюз инструкторы. “Авыл утлары” газетасыннан алынды. Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев