Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән

17 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, COVID-19дан 123 үлем очрагы теркәлгән.

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән.
1954 елгы ир-ат яңа коронавирус йогышы белән госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында хәле начарлана.
1974 елгы ир-ат вируслы пневмонияле хастаханәгә озатыла. Хроник авырулары була.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев