Бердәмлектә көч!
Бөтенроссия ИкФолк-2024 этнорок фестивалендә 2 төркем катнашып лауреат исеменә лаек булдылар
Халык тикмәгә: «Бердәмлектә - көч», – дип әйтмәгән. «МИраслылар быел зур сынау үтте, районыбызда беренче тапкыр Бөтенрәсәй ИкФолк-2024 этнорок фестивалендә 2 төркемебез катнашып лауреат исеменә лаек булдылар. Әлеге зур мәртәбәле чараны оештыручыларга, Мөслим муниципаль районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы рәисе Альберт Роберт улы Хуҗинга һәм аның тынгысыз, сәнгатьне үз итүче командасына рәхмәтлебез - районыбыз башлыгы киңәшчесе, һәрдаим безнең белән элемтәдә торучы Рафаэль Ильгиз улына һәм Мөслим муниципаль район прокуроры Данис Дамир улына. Зур рәхмәтләребезне белдерәбез кадерле әти-әниләребезгә, сез безнең терәк, без сезне яратабыз!!! Этнорок стиленә яраклаштырып уен коралларын барлаганда, мөхтәрәм балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале, А. Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге премияләр лауреаты, Мөслим районының Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөҗәһит абый Әхмәтҗановның ярдәме безгә зур терәк булды. Африка барабаны - джембе, бәләктә уйнау укучыларыбызга да бик кызыклы булды, тамашачылар да җылы кабул итте. Дөнья булгач төрле хәлләр була, көне килеп җиткәч, сәхнәдә репетиция вакытында трещоткабыз таралды, тиз арада Тукай мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, якын дустыбыз Гөлшан Факил кызы әлеге кыен хәлдә калуыбыздан коткарды», – дип МИраслылар рәхмәтләрен белдерде .
Фото – Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев