Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабаларым – горурлыгым

Карт бабаларым Хәкимҗан Исламов һәм Рәхим Нәфыйков – Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Карт бабам Хәкимҗан Исламов 1925 елда Әмәкәй авылында туган. Гаиләләрендә 15 бала була алар. Хәкимҗан бабам иң өлкәне була.
Бөек Ватан сугышына ул 1943нче елның 9 гыйнварында китә. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Артиллеристлар хәзерли торган училищены тәмамлагач, Көнбатышка сугышка озатыла. Танкка каршы атучы пушкага хезмәт күрсәтүче расчет командиры итеп билгеләнә. Ул расчеты белән беренче Украина һәм Белоруссия фронтларында, Тернополь, Брест, Халм-Хелм, Люблин шәһәрләрен немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Аларга Турья, Буг, Висла елгаларын зур югалтулар белән кичәргә туры килә. Ул җитәкчелек иткән пушка дошманның 12 танкын һәм үзйөрешле пушкасын яндыруда катнаша, санап бетергесез ут нокталарын, хәрби корылмаларын, техникасын юкка чыгара.
1944нче елның 24 сентябрендә бабам авыр яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң, II группа Ватан сугышы инвалиды булып, 1945 елның гыйнварында туган авылына кайта. Дүрт ел укытучы булып эшли.
Сугышта курсәткән батырлыклары өчен карт бабам Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Бабам 2007нче елның 31 августында вафат була.
Бабам Рәхим Нәфыйков 1905 елда Иске Карамалы авылында дөньяга килгән. Әти-әнисе Нәфыйкъ һәм Нәфисә 5 бала үстергәннәр. Бабамның балачагы ачлык-ялангачлык белән, авыр эшләрдә катнашып үтә. 7 яшьтән ат җигеп басуда эшләүләр, 10 яшьтән, зурларга ияреп, Алабугага урман чыгаруга йөрүләр гаиләне туйдыру өчен эшләнә. 1931 елда ул гаилә кора, әбием белән бабам 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бабам 1941 елда беренчеләрдән булып сугышка алына. Сталинградка кадәр исән-сау барып җитәргә насыйп була аңа. 1944 елның ноябрендә, башына мина кыйпылчыгы тиеп каты яралану сәбәпле, аны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Бабам янәдән сугышка барырлык хәлдә булмый. Әминә әбием белән бабам 9 балага гомер бүләк итә, 4 балалары яшьли вафат була. Бабам 1982 елда вафат була.
Без, яшь буын, сугышның ни икәнен белмибез. Сугыш турында тарих китапларыннан укып, кинолардан карап кына беләбез. Әмма якты киләчәк өчен башларын салган батырларны онытырга хакыбыз юк.

Камилла Нәфыйкова,
Мөслим гимназиясе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев