Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл – яшьләр күзлегеннән

Татарстанда “Мөмкинлекләр вакыты” исемле яшьләр туры эшли. Тур 10 сентябрьгә кадәр республиканың 100 авылын йөреп чыгачак.

“Мөмкинлекләр вакыты” проекты кысаларында яшьләр комплекслы үсеш стратегиясен тормышка ашырачак. Узган атнада яшьләр туры Мөслим районына килде һәм Иске Карамалы, Метрәй авыллары яшьләре белән очрашты.
“Мөмкинлекләр вакыты” яшьләр туры өченче ел эшли. Узган еллардан аермалы буларак, чараны оештыручылар быел авылларга чыкты (моңа кадәр очрашулар район үзәгендә була иде). Төшкә кадәр очрашу Иске Карамалы авылында узды, анда Әмәкәй авылы яшьләре дә катнашты. Төштән соң яшьләр туры Метрәйгә килде.
– Без яшьләр белән “Авыл көче” исемле уен үткәрергә килдек. Уен авылда яшьләр өчен булган мөмкинлекләрне күрергә ярдәм итә, – ди ТР аграр яшьләр проектлары җитәкчесе Кристина Фазлыева. 
Яшьләр, сигез командага тупланып, авылның бүгенгесе, киләчәге турында уйландылар. Авылны үстерү өчен үзләренең нинди өлеш кертә алуы турында фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Җирлекнең кеше, табигать һәм тарихи ресурсларын ачыкладылар. Шунысы кызыклы: кеше ресурсларын тәкъдим иткәндә яшьләр татар халкының күренекле язучысы Фоат Садриев белән бергә үз лидерларын – яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровны һәм “Мизгел” яшьләр үзәге белгече Зилә Шәяхмәтованы да билгеләп үтте. Табигать ресурслары арасында иң популяры яшьләр “Голливуд” дип йөртүче Ташлы тау булып чыкты.  
Икенче этапта яшьләр киләчәк авылының проектын тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, шактый кыю һәм кызыклы идеяләр яңгырады. Авыл эшмәкәрләре экологик яктан чиста продукция тәкъдим итәргә тиеш. Блогерлар җирлеккә туристларны җәлеп итү максатында эшли. “Блогерларның туган җиребезне күрсәтеп, танытуы Мөслимнең матурлыгын, караңгы авыл булмавын күрсәтү өчен кирәк”, – диде яшьләр. “Скейтпарклар, аттракционнар, башка күңел ачу урыннары ясарга кирәк” дигән фикерләр дә ишетелде. Киләчәк авылын күзаллаганда өлкәннәр турында да онытмадылар. Әби-бабайлар сәламәт картлык буенча консультант була ала. Өченче этапта яшьләр әлеге идеяләрен тормышка ашыру юнәлешендә беренче адымнарының нәрсәдән гыйбарәт булачагын әйттеләр. 
Метрәй авыл җирлеге башлыгы Илнар Яббаров авыл яшьләренең бик актив булуын билгеләп үтте:
– Метрәй яшьләренең активлыгы һәр чарада күренә. КВН булсынмы ул, спартакиадамы, смотр-конкурсмы – яшьләребез һәр чарада катнаша. Авылда да төрле чаралар оештыралар. Ярышлар да үтә бездә, ярминкәләр дә. Күптән түгел авыл көнен үткәрдек.
– Мөслим яшьләренең тырышып эшләве, үз эшләрен булдырырырга теләүләре бик нык сөендерә, – ди ТР Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Илнур Сәгыйтов. – Соңгы сигез ел эчендә Мөслим бик зур үзгәрешләр кичерде һәм бу үзгәрешләрдә яшьләрнең дә роле бик зур. Сигез ел элек яшьләр шәһәргә омтылса, хәзер алар, шәһәрдә белем алып, бәлки, күпмедер вакыт эшләп, янәдән авылга кайталар һәм тормыш алып бару өчен Мөслимне кулай күрәләр.
Чара ахырында иң активлар бүләкләр алды. Истәлеккә яшьләр туры автомобиленә Метрәй авылының тамгасы төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев