Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга әзерлегенә конкурс игълан ителгән

Җәй дәвамында яшел келәм булып утырган басулар чуарлана башлады. Игеннәр өлгерә чөнки. Уҗым басулары, балавызсыман һәм тулы өлгереш фазасына кереп, кырларга алтынсу төс өсти бара.

Җәй дәвамында яшел келәм булып утырган басулар чуарлана башлады. Игеннәр өлгерә чөнки. Уҗым басулары, балавызсыман һәм тулы өлгереш фазасына кереп, кырларга алтынсу төс өсти бара. Димәк, урак якынлаша. Бу чорда авыл хуҗалыгы формированиеләрендә аеруча җанлылык башлана. Уракка чыгачак техниканы ремонтлауны төгәлләп, энә күзеннән үткәрергә кирәк. Комиссия каршында кызарырлык, уракта сынатырлык булмасын.

Агымдагы елның 23 июленнән 27 июленә кадәр республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс игълан ителгән иде. Сишәмбе көнне районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия агрофирмаларның һәм хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Комбайннарның, ындыр табаклары һәм ашлык ташу техникасының сезонга әзерлеген карау белән бергә көзге җир эшкәртү агрегатларының техник торышына да бәя бирелде.

Быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар район буенча 50 мең 422 гектар мәйданда үстерелде. Шуның 10 мең 400 гектары – арыш һәм көзге бодай.

– Уракта 102 комбайн катнашыр дип көтелә. Аның 80гә якыны – югары җитештерүчән чит ил агрегатлары. Быел комбайннар паркы күпкә яңарды. “Август-Мөслим” агрофирмасына 12 өр-яңа кыр корабы кайтты. “Туган як” агрофирмасы 2 комбайн сатып алды. “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгына 1 комбайн кайтачак. Шул рәвешле бер комбайнга туры килүче нагрузка 500 гектар тирәсе булачак, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Агрегатларны җитештерүчән эшләтү максатында икешәр механизатор беркетелгән. Республика һәм министрлык җитәкчелеге узган елгы кебек быел да алар арасында “Иң яхшы комбайнчы-2018” конкурсы игълан итәчәк. Игенче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүне максат иткән бәйге шарты буенча узган ел иң югары нәтиҗәләр күрсәткән 200 комбайнчы 100әр мең сум премия белән бүләкләнгән иде. Әлеге зур бүләккә егермешәр, унар комбайнчысы лаек булган районнар да бар иде. Мөслимнән 3 комбайнчы премия алды. Быел исә конкурсантларны барлык районнардан да тигез катнаштырырга ниятлиләр, дигән сүз бар.

Комбайннар хәрәкәтенә өзеклек китермәс өчен “КамАЗ” машиналарыннан тыш ашлык тутыру өчен берсе-берсе 33-40ар тонна сыйдырышлы “Флигель” һәм Лилиани” бункер-төягечләр дә файдаланылачак. “Намус” агрофирмасында алар – 9, “Август-Мөслим”дә 7 берәмлек. Әлеге бункерларга электрон үлчәгечләр дә көйләнгән.

Комиссия членнары ашлык комбайннарының двигателен эшләтеп тә карады. Механизаторларның махсус кием һәм аптечкалар белән тәэмин ителүенә дә игътибар бирелде. Ындыр табакларының әзерлегенә килгәндә, белгечләр “Туган як” агрофирмасында ел уңышын кабул итүгә бүгеннән әзер дип бәяләде. “Август-Мөслим” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә дә сезонга ныклап әзерләнгәннәр. “Әюпов” КФХ ындыр табагында ике складның түбәсен яңартканнар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Намус” агрофирмасының уракка һәм җир эшкәртүгә әзерлеге иң югары дәрәҗәдә дип табылды. Икенче урын “Туган як” агрофирмасына бирелде. Башка хуҗалыкларда да эш торышы яхшы дип бәяләнде. Урак вакытында югалтуларга юл куймау, кампанияне кыска срокта төгәлләү өчен техниканың җитештерүчән хәрәкәт итүеннән тыш урыннарда эшне дөрес оештыру да мөһим роль уйный. Җитәкчеләр һәм белгечләр бу яктан да сынатмас, дип ышанабыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев