Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авария бәласе

Әйләнә-тирәбезнең чисталыгы, экологик хәлнең куркынычсызлыгы кеше факторына турыдан-туры бәйле. 30 март көнне Мөслим- Актаныш трассасының Яңа Усы авылы янында МАН йөк машинасының әйләнүе зур резонанс тудырды.

– 1986 елгы шофер дөрес тизлек сайламау сәбәпле, машина юл читенә төшә. Нәтиҗәдә шофер җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Авария урынында җиргә 20 тонна нефть аккан, – дип хәбәр итә районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге вакыйга турында тиз арада ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хәбәр итә. Экологлар оператив рәвештә җирлегебезгә килә.

– Авария нәтиҗәсендә МАН йөк машинасының 30 кубометр сыешлы автоцистернасыннан 532 квадрат метр җир өслегенә нефть агып чыккан иде. Бүгенге көндә тикшерү эше бара, – диде ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева.

Авария урынында Әлмәт авария-коткару пункты коткаручылары эшләде. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, җирдән һәм судан нефть җыюга 20 коткаручы, 10 берәмлек машина, 2 нефть җыю агрегаты, 4 мотопом-па, 2 вакытлы резервуар, 3 вакуум җайланмасы җәлеп ителгән. Эш ике тәүлек әйләнәсе дәвам иткән.

Шунысы мәгълүм: нефть таралган территориядәге су тирәсендә кондызлар тереклек итә икән. Җир-су хайваннарының тереклек итү урынын саклап калу өчен, авария сәбәпчесе эшләгән оешма хезмәткәрләре Бикмәч инеше (Казанчы елгасы кушылдыгы) өслегендә дүрт урында махсус киртәләр урнаштырган.

– Белгечләр һәм коткаручылар, сорбентлар һәм биодеструкторлар кулланып, елга үзәнен чистартты, елга ярларын һәм су өслеген чүп-чардан арындырды. Нефть елга ярындагы агачларның тамырларына бик тирән үтеп кергән иде, тамырларны юдыру шактый вакытны алды, – ди коткаручылар.

Экологиягә зыян салучылар җәзасыз калмаячак. Вакыйга булган урында судан һәм туфрактан пробалар алынган. Анализ нәтиҗәләре буенча административ чаралар күреләчәк.

Фото – Әлмәт авария-коткару пункты архивыннан.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев