Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атылган йолдыздай

“Авыл утлары” газетасында бүлек редакторы булып эшләгән Мәгъфүрә Саматованы өлкән буын хәтерлидер. Бүгенге язма Мәгъфүрә апаның башка өлкәләрдәге эшчәнлеге турында булыр.

Краснояр авылында Әкмалетдин һәм Гамбәрия гаиләсендә бе­ренче бала булып дөньяга килә Мәгъфүрә. Балачактан ук урман­дагы чәчәкләргә, агач-куакларга сокланып, алар белән сөйләшеп- серләшеп йөрергә ярата ул. Туган авылында башлангыч белем ал­ганнан соң, укуын Вәрәшбаш си­гезьеллык мәктәбендә дәвам итә. 9-10 сыйныфларны Мөслим урта мәктәбендә укып, Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә Мәгъфүрә.

Яңа уку елы башлану белән Симәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныф­лар укытучысы булып эшли башлый кыз. Кич клубта оештырылучы чара­ларда катнаша. Сәхнәдәге чыгышы вакытында чибәр кызны “Алга” кол­хозында баш агроном булып эшләүче Иске Чакмак егете Ранас Әюпов күреп ала. Бер күрүдән гашыйк булган егет, озын-озакка сузмыйча, кызның әти- әнисеннән аны кияүгә сорап килә. Авыл җирендә абруйлы эштә эшләүче, яхшы атлар җигеп килгән зифа буй­лы, инде акыл утырткан чибәр егет­не Мәгъфүрәнең әти-әнисе дә оша­та. Ранас белән Мәгъфүрә яшь гаилә булып яши башлый. Икенче елның җәендә уртак шатлыклары булып ул­лары Илшат туа.

1971-1978 елларда Азнакай районы Сәпәй авылында гомер итә Әюповлар гаиләсе. Икесе дә һөнәрләре буенча эшли. Тик күңел туган якка тарта. 1978 елда алар Мөслим районының Метрәй авылына күчеп кайта.

Мәгъфүрә Метрәй урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлады. 1 сыйныфта уку­чы улларыбызның бәйрәмнәрендә, ата-аналар җыелышларында оч­рашып, танышырга да җай чыкты. Мәгъфүрәнең ачык йөз белән ихлас сөйләшүе җәлеп итте.

Мәгъфүрәнең мәктәптәге эшчәнлеге турында хезмәттәше Энҗе Корбыева истәлекләреннән: “Башка мәктәпләрдәге кебек безнең мәктәптә дә яшь кешегә пионервожатый эшен йөклиләр иде. Бу вазыйфага түләү каралмаган. Яшь, энергияле, ачык йөзле Мәгъфүрә башы белән эшкә чумды һәм тиз арада коллективның үз кешесенә әверелде. Дружина эшен кызыклы һәм файдалы итеп оешты­рырга тырышты. Укучылар “Яшь ле­нинчы”, “Пионерская правда” газета­лары оештырган конкурсларда, вик­ториналарда катнашалар иде. Бер­вакыт Мәскәүдән заказлы хат ки­леп төште. Башта аптырап калдык. Ачып укыгач, сөендек: Бөтенсоюз пи­онер оешмасы Мәгъфүрәбезгә Мак­тау кәгазе һәм “Артек”ка юллама җибәргән!”

Районыбызның алдынгы укыту­чыларыннан берсе, ялкынлы аги­татор-пропагандист Мәгъфүрәнең фоторәсеме күп еллар республика политмәгариф йортында эленеп тора. Республика укытучылар съезды деле­гаты буларак Болгариягә туристик юл­лама белән дә бүләкләнә ул. Алга ки­теп язам: 2001 елда Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан оештырылган Президентыбыз белән очрашуга да бара Мәгъфүрә!

6 сыйныфта укыганда Рузил улымның сыйныф җитәкчесе дә булып алды Мәгъфүрә. Апаларының, мәкалә яздырып, Мөслим редакциясенә экскурсиягә алып төшүен дә, урман сукмаклары аша туган авылы Крас­ноярга алып баруын да, колхозның чөгендер басуында, маҗаралы хикәяләр сөйләп, шук малайлар­ны эшкә җәлеп итүен дә аерым бер җылылык белән искә ала улым.

Игелекле эш-гамәлләре белән ха­лык күңелен яулаган, ярдәмчел, тын­гысыз, кыю, туры сүзле Мәгъфүрәне Метрәй авыл советы рәисе итеп сай­лыйлар. 1987 ел була ул. Метрәй авыл советы ул вакытта 215 хуҗалыклы Метрәй, 168 хуҗалыклы Салауз-Му­хан, 58 хуҗалыклы Иске Чакмак, 35 хуҗалыклы Ольгино һәм Үрнәк авыл­ларын берләштерә. Метрәй, Салауз- Мухан авылларында урта мәктәп, икешәр төркемле балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, мед­пункт эшли. Авылларның барысын­да да кибетләр була.

Мәгъфүрә, җитәкче буларак, хезмәт дисциплинасына, җаваплылыкка зур игътибар бирә. Чисталыкка, тәртипкә игътибар итә, фасадлар­ны яңарту, матурлау бурычын куя. Элмә такталар яңага алыштырыла. Урамнар җыештырыла, елга-инеш буйларына түгелгән чүп юк ителә. Биналарның искерүенә карап төрле дәрәҗәдәге төзекләндерү эшләре баш­карыла. Шушы елларда Метрәй авыл җирлегендә кышка әзерлек буенча район семинары үткәрелә.

Авыл советы карамагында­гы объектларның барысы да дияр­лек (Ольгино авылындагыларыннан башка) котельныйга тоташтырылган җылыту системасыннан җылытыла иде. Ягу сезонында котельныйларны тоткарлыксыз эшләтү, күмер белән өзлексез тәэмин итү авыл советы рәисе җаваплылыгындагы мөһим эшләрнең берсе булды. Авыллар­ны су белән тәэмин итү дә шактый четерекле эш иде. Колонкаларның ватылуы, кыш көннәрендә катуы, җәен җир асты торбаларының ти­шелеп, суның җир өстенә бәреп чы­гуы өстәмә мәшәкатьләр тудыр­ды. Су башнясының моторы янып, авыл сусыз калгач, Мәгъфүрә, кол­хоз штатындагы ир-егетләрне туплап, төзекләндерү эшен оештырды. Кичкә, су килеп, халыкны сөендерде.

90 елларда илебездә булган кат­лаулы үзгәрешләр безне дә читләтеп үтмәде. Кибет киштәләре бушап кал­ды. Азык-төлеккә талон системасы кертелде. Носки, колготки, ирләр чалбары, күлмәкләрнең – бик аз санда, пальто, куртка, йорт, электр җиһазларының берәмләп кенә кай­туы халыкта ризасызлык тудырды. Товарларны гаиләдәге җан исәбенә, мохтаҗлыгына карап, авыл советында төзелгән исемлек буенча сату тәртибе кертелде. Ялгыз өлкәннәргә, ишле, мохтаҗ гаиләләр өчен Мәгъфүрә Яр Чаллы азык-төлек базасыннан про­дукция дә алып кайта иде. Шулай ты­рышып йөргән көннәрнең берсендә тәрәзәне ватып кергән таш, аз­дан гына башына тимичә, идән ур­тасына төшә. Мәгъфүрә эшне зурга җибәрмәде, җүнсез адәмне эзләтмәде.

Хуҗалык җитәкчеләре белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләде Мәгъфүрә. Хуҗалыклар тормы­шыннан хәбәрдар булып, хезмәт җитештерүчәнлеге белән кызыксы­нып торды, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Халык мәнфәгатен кайгыр­тып, урамнарны төзекләндерү, клуб территориясен, кибеткә керү юлла­рын асфальтлау, су белән тәэмин итү системасындагы өзеклекләрне бетерү, зират коймаларын төзекләндерү кебек җитди эшләрдә хуҗалык җитәкчеләренең ярдәмен тоеп эшләде. Ирләре сугыштан кайтмаган ялгыз карчыкларга, ялгыз өлкәннәргә утын кайтаруны да оештыра иде. Инвалидларны сәламәтләндерү учреждениеләренә, савыктыру урын­нарына алып баруда ярдәм кулы суз­ган чаклары да булды, алар өчен бәйрәм дә оештырды. Мәгъфүрә үзен аямыйча, вакыт белән хисаплашмый­ча хезмәт куйды. 1994 елда ул авыл советы рәисе вазыйфаларыннан баш тартты һәм “Авыл утлары” газета­сына эшкә урнашты. Мәгъфүрәнең райондашларыбызның тормышы, эшчәнлеге турындагы мәкаләләре газетада еш басылды.

Тормыш ипт әше Рана с Мәгъфүрәнең терәк-таянычы булды. Эштә дә сынатмады, уңган хуҗабикә дә иде Мәгъфүрә: өстәленнән ка­мыр, сөт ризыклары өзелмәде, сыр­га кадәр ясады. Улы Илшат белән ки­лене Фирдәүсәнең, оныгы Азиләнең кайтуын шатланып көтеп алалар иде. Әнисе Гамбәрия апаны бик хөрмәт итте, хәлен белеп торды.

Мәгъфүрә, гомумән, кешеләрне, тормышны яратты. Әмма гомере атылган йолдыздай вакытсыз өзелде. Рәхимсез авыру аны 2003нче елның 5 декабрендә арабыздан алып китте. Мәгъфүрә исән булса, 2022нче елның 2 февралендә аңа 70 яшь тулган булыр иде. Аның игелекле гамәлләре безнең хәтерләрдә саклана.

Мәдинә Хәйретдинова. Метрәй.

Фото – М. Хәйретдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев