Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән социаль пенсияләр артты

Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589 гражданның пенсиясе артачак. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020нче елның 13 мартында кабул ителгән 270 санлы карары нигезендә агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагыларның пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр дә, 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә. 
Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589 гражданның пенсиясе артачак. 
Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк. 
Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан беренче төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк. 
Социаль пенсия алучы беренче төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак. 
Социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы нигезендә елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев