Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Май бәйрәмнәрендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 98 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Югары кан басымы  белән интегүчеләр саны арта бара. Ялларда 29 кешегә йөрәк-кан тамырлары авырулары диагнозы куелган. “Талпан кадалып килгән бер райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелде. Үпкә ялкынсынуы белән ике кеше Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә, өч райондашыбыз инсульт белән Әлмәт шәһәре хастаханәсенә озатылды. Мөслимнең Урожай урамында чыккан янгында ике хатын-кызның янып үлүен хәбәр иткән идек. Янгында тәне 95 дәрәҗәдә пешү алган 1968 нче елгы ир-ат Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә реанимация бүлегендә ике сәгать ятканнан соң җан биргән”, – дип хәбәр итә фельдшер Гөлфирә Сабирова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев