03 хәбәр итә
Ашыгыч ярдәм бүлегенә көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән ике кеше мөрәҗәгать иткән булган.
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 73 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның күбесе – югары температура, көчле ютәл белән. Көненә 10-11 кешегә пневмония диагнозы куелуын хәбәр итә табиблар. Район үзәк хастаханәсендә 22 кеше үпкә ялкынсынуыннан дәвалана. Шушы ук чир белән биш райондашыбыз авыр хәлдә Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. Ашыгыч ярдәм бүлегенә көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән ике кеше мөрәҗәгать иткән булган. Бүлекнең ашыгыч ярдәм машинасы Әлмәт шәһәренә көмәнле өч хатын-кызны илтеп куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев