Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Җирлегебездә пневмония белән авыручылар саны арткан

Район поликлиникасында вакцинация башлануын хәбәр иткән идек инде. Өлкәннәргә 3500 данә “Совигрипп” һәм “Флю-М” дип исемләнгән вакциналар ясалды. Бу сезонда барлыгы 11500 кешегә вакцинация үткәрү планлаштырыла. Гриппка каршы вакциналарның чираттагы партиясе кайту көтелә. Җирлегебездә пневмония белән авыручылар саны арткан. Сентябрь уртасыннан бүгенгәчә 38 кешегә әлеге диагноз куелып, 6 райондашыбыз дәвалау өчен Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. “Саклык чаралары турында бөтенләй оныттык. Массакүләм урыннарда, кибетләргә маска белән йөрү – төп таләп, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтә дә мөһим”, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов.

Фото – "Мөслим-инфом" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев