Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Китап укучылар көне

Китап укуга мәхәббәт берничә бәйрәмгә сәбәп була. Шуларның берсе-9 августта билгеләп үтелүче Бөтендөнья китап сөючеләр көне.

Элегрәк АКШта рәсми булмаган тантана буларак, ә вакытлар узу белән, китап яратучылар көне халыкара бәйрәмгә әверелә. Барлык илләрдә ул язучылар, шагыйрьләр, нәшер итүчеләр, типография һәм китап кибетләре хезмәткәрләре, китапханәләр һәм, әлбәттә, әдәбият сөючеләрнең иң күп санлы төркеме - китап укучылар тарафыннан билгеләп үтелә. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк.

Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр мисалында, баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтү.

 Бу көн төрлечә билгеләп үтелә. Кайбер китап сөючеләр өйдә калуны өстен күрә, яраткан роман, поэма яки шигырь юлларын хәтердә яңарта. Кемдер иҗади очрашулар, язучыларның һәм шагыйрьләрнең мастер-класслары, әдәби лекцияләр, китап күргәзмәләре, ярминкә-сату белән танышырга бара. Ә кемдер яраткан язучысыннан яңа әсәрне тәкъдим итү чарасында автограф алырга тели.

Ә безнең ватаныбызның мәдәни башкаласы Санкт-Петербургта бу көнне шигырьләрне урамда ук укырга була. 9 августта фин язучысы, рәссам һәм иллюстратор Туве Янссонның туган көнен бәйрәм итү символик мәгънәгә ия. Ел саен, 2001 елдан башлап, ЮНЕСКО тарафыннан  дөньяда халыкның барлык катламнары арасында иң күп китап уку  мөмкинлеге тудыру буенча шәһәр билгеләнә.  Якын киләчәктә әлеге исемлектә Мәскәү дә пәйда булыр дип өметләник. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда китап укучылар саны 8% ка арткан һәм гомуми халыкның 53% ын тәшкил иткән.

 Фото -  ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X