Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше тәне турында

Ашказаны кислотасы шулкадәр көчле ки, хәтта цинкны да эретә. Безнең бәхеткә, ашказаны күзәнәкләре бик тиз яңара һәм кислота аларны эретеп өлгерә алмый. 

Һәр бөердә 1 млн аерым фильтр бар. Алар уртача бер минутка – 1,3л кан һәм көненә 1,4л бәвел бүлеп чыгара.  
Кеше сөяге гранит кебек нык. Шырпы тартмасы зурлыгындагы сөяк 9 тонна авырлыкны тотып тора ала. Бу бетонга караганда дүрт тапкырга күбрәк.
Аяктагы һәм кулдагы һәр тырнак төбеннән очына кадәр алты ай эчендә үсеп бетә.
Тәндәге иң зур орган ул – тире. Зур кешедә ул 1,9 кв.м. Тире даими яңарып тора. Кеше гомере дәвамында 18 кг тире сала.
Кеше йоклаганда 8 миллиметрга үсә. Икенче көнгә яңадан кечерәя. Сәбәбе – сез утырганда яки басып торганда сеңер дискларының гравитация көче белән басылуында.
Көнбатышта кеше гомере буена 50 тонна азык һәм 50000 литр сыеклык куллана.
Ирләрнең күкәйлекләре 10 млн сперматозоид эшләп чыгара. Бу алты ай эчендә барлык планетаны халык белән тутырырга җитәр иде.
Күз фокусы мускуллары бер көнгә 100000 хәрәкәт ясый. Әгәр дә аяк мускулларын да шулай хәрәкәтләндерсәк, һәр көнне 80 км йөрергә туры килер иде.
30 минут эчендә тән ярты галлон су кайнатырлык җылы бүлеп чыгара.
Кешенең бер кан күзәнәгенә тән буенча тулы әйләнеш ясау өчен 60 секунд вакыт җитә.
Балаларны сөннәткә утырканда кисеп алган почта маркасы зурлыгындагы тән 21 көн эчендә өч баскетбол кырын капларлык тире җитештерә. Моның өчен фәнгә баш ияргә кирәк. Үстерелгән тире бүгенге көндә пешкән урыннарны дәвалаганда кулланыла.
Күзләр барлык тышкы мәгълүматның 90 процентын кабул итә. Шуңа да без “визуаль” җан ияләре булып торабыз.
Хатын-кыз күкәйлекләре ярты миллион күкәй күзәнәгеннән тора, әмма аларның бары тик 400е генә яңа тормыш бирергә сәләтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X