Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Изге җирләр

Изге сүзе борынгы төрки сүзеннән  алынган, “яхшылык”, “байлык” дигәнне аңлата.

Ә без беләбезме соң, кайсы урыннар изге җирләр исемлегенә кергәнен.

Изге җирләр

Әларадыйль мөкатдәсә: Фәләстыйн, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре.

Мәдинәи Мөнәүвәрәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчетенең көньяк-көнбатыш почмагында Мөхәммәднең мәңгелек дәфене урнашкан. Шәһәрдәге кечерәк бер зират ”Җәннәт әл-Бакый” (“Мәңгелек җәннәт”) исемен йөртә. Биредә пәйгамбәрның кызы Фатыйманың, хатыны Гайшәнең, Әбүбәкер, Гомәр һәм Госман хәлифәләрнең төрбәләре урнашкан.

Татарстандагы борынгы Болгар шәһәре элек-электән мөкатдәс урын булып саналган. Борынгы болгарларның икенче башкаласы  Биләр дә (андагы Хуҗалар тавы) изге урын исәпләнә. Казан Кремлендә урнашкан Сөембикә манарасын да мөселманнар изге урын сыйфатында хөрмәтлиләр.

Изгеләр чишмәсе. Татарлар оешып яши торган җирләрдә еш кына берәр чишмәне изгеләштергәннәр. Изгеләр чишмәсенең суы шифалы дип исәпләнгәннәр. ”Әүлия чишмәсе” дип атау да бар. Кайбер микротопонимнарда “Яхшылар кизләве” дип атала.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев