Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Алоэ гөлләргә булышчы

Кайчакта берәрсендә матур гөл күргәч, ботагын сындырып алырга ашыгабыз.

Аннан ул терелел китә алмагач, кәеф төшә. Әгәр өегездә йөзьяшәр (алоэ) үссә, гөлләрне терелтү авыр булмаячак. Тамыр җибәртү өчен, гөл ботакчасы куелган стаканга берничә тамчы алоэ согы тамызырга кирәк. Алоэ согын гөлләргә сибә торган суга да өстәргә була. Ул черетүче бактерияләрне үтерә, үсемлекләрне яхшы үстерә, авыру гөлләрне сәламәтләндерә.
Алоэ согы белән эшкәртелгән орлыклар тизрәк тишелә. Йөзьяшәр суны запаска туплый белә. Табигатьтә 5 ел сусыз үсә ала. Алоэ 100 елга бер тапкыр гына чәчәк ата дигән ышану бар, «йөзьяшәр» дигән атама да шуңа бирелгән. Әмма тәрбия яхшы булганда, ул өйдә дә чәчәк ата ала, әмма бу — бик сирәк күренеш.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев