Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Укучы балага иртән нәрсә ашатырга?

СОРАУ: Баланы мәктәпкә озатканда иртәнге ашны ни­чек дөрес һәм файдалы итеп әзерләргә?

ҖАВАП: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина про­филактикасы үзәге белгече Диләрә Бариева, балалар­ны яшьтән үк яшелчә ашар­га өйрәтергә киңәш итеп, иртәнге аш өчен берничә меню тәкъдим итә.

1. Озак пешә торган яр­малардан ботка (карабо­дай, киноа, озак пешә тор­ган солы, бодай) + файдалы майлар (чикләвек яки ак май, зәйтүн мае) + сезонлы яки туңдырылган җиләк-җимеш.

2. Майлы эремчек яки тәмләткечләр салынма­ган йогырт + сезонлы яки туңдырылган җиләк-җимеш.

3. Эремчектән пешерелгән коймак (сырник) яки ярмалардан (борай, дөге, бодай) әзерләнгән запекан­ка. Шикәр урынына хөрмә, өрәңге яки топинамбур сиро­бы кулланырга мөмкин. Әзер ризыкны бал, җиләк-җимеш, тәмләткечләр салынмаган йо­гырт белән дә ашарга була.

4. Ипигә май яки йомшак сыр ягылган, салат яфрагы һәм помидор куелган бутер­брод. 30 минуттан соң җиләк- җимеш кабып куярга мөмкин.

5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм үсемлек «сөте» (ко­кос, дөге һ.б.) яки су салып, блендер ярдәмендә бутап ясалган эчемлек (смузи).

6. Борай, дөге, бодай оныннан коймак. Шикәр уры­нына хөрмә, өрәңге яки топи­намбур сиробы салырга була. Бал, җиләкләр, табигый йо­гырт, яшелчәләр белән ашар­га киңәш ителә.

Баланың игътибарын, баш мие активлыгын киметә торган, аллергия китереп чы­гару, иммунитетны төшерү ихтималы булган ризыклар:

– ак шикәр, шикәр кулла­нылган ризыклар;

– югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән ризыклар;

– сосиска, колбасалар;

– тәмләткечләр салынган йогыртлар һәм сөт ризыкары;

– шоколад, кәнфит, печенье;

– манный боткасы;

– чипсылар;

– соклар.

Чыганак: «Атна вакыйгалары» газетасы 

 

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев