Үз эшеңне ачарга була
Республика гражданнарының реаль керемнәрен арттыру, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү буенча яңа программа эшләнде
2018-2024 елларда гамәлгә ашырылучы сынау проектына мөслимлеләр бик теләп кушылды.
– Социаль-икъдисади үсешкә юнәлтелгән проект кысаларында “Социаль контракт” программасы эшли. Социаль контракт – дәүләт һәм гаилә яки гражданин арасында төзелгән килешү. Бу программа гаиләнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен билгеле бер гамәлләр башкару бурычын үз өстенә ала. 2024 елда 58 райондашыбыз дәүләт ярдәменнән файдаланып, үз эшен булдырды, төп һәм өстәмә эш урыннары тапты. Шуларның 22се – үзмәшгульлек, дүртесе шәхси ярдәмче хужалык алып бара. 28 кеше эшкә урнашты, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Райондашыбыз Ләйсән Фәтхиева дә әлеге программа ярдәмендә үз эшен булдырган. Контракт төзеп, биоэнергомассажер сатып алган. “Яңа төр заманча аппаратура белән массаж ясау күпкә уңайлырак”, – ди Ләйсән.
– Бу һөнәр миңа таныш һәм якын. Моңа кадәр дә массаж ясый идем. Кул белән ясаганга – 10 елдан артык, энергомассажерларны биш елга якын кулланам. Хәзер табиблар массажны тән сызлавын бетерү өчен генә түгел, дәвалау, энергетика, лимфаларны, меридианнарны чистарту, кан йөрешен яхшырту өчен дә билгели. Медицина белгече буларак шуны әйтәсем килә: массажны елга ике тапкыр – яз һәм көз алсаң әйбәт. Яшьләр күп килә, дөнья көтәләр бит, арыйлар. Йокысызлыктан интегүчеләр, остеохондроз белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый, – ди райондашыбыз.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Л. Фәтхиеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев