Мәкерле авыру
12 ноябрьдә Пневмониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Үпкә ялкынсынуы яки пневмония – төрле бактерияләр, вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул нык туңу, физик киеренкелек, агулану һәм организмның каршы торучанлыгын киметүче башка сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин.
Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел саен дөньяда үпкә ялкынсынуы белән якынча 17 миллион кеше авырый. 265 мең очракта авыру үлем белән тәмамлана. Үпкә ялкынсынуы вакытында башка органнарга да зыян килергә мөмкин.
Район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда биш кешегә вируслы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган.
Фәридә Гайнетдинова
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев