Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Саулыгым - байлыгым

Олы җанлы шәфкать туташы

Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасында хезмәт куючы Лира Галимова нәкъ шундый сыйфатларга ия

Балалар белән эшли торган шәфкать туташы олы йөрәкле, киң күңелле булырга, авырттырмыйча укол кадый белергә, прививка ясарга, бәрелгән-сыдырылган җирләрне тиз арада дөрес итеп бәйләп,"рәтләп" куярга, иң мөһиме – балаларны яратырга тиеш. Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасында хезмәт куючы Лира Галимова нәкъ шундый сыйфатларга ия. Әниләрчә кайгыртуы, ихлас яратуы белән яулап алынган эчкерсез хөрмәт, ихтирам бу!

Лира Мансур кызы моннан 60 ел элек Мөслим районының Бүләк авылында Мансур абый белән Мәкмүнә апа гаиләсендә дөньяга тәүге авазын сала. Кызның балачагы җәен әбисе белән ямь-яшел чирәмдә бәбкә саклап узса, кышын буран өеп киткән тауда чана шуып үтә. Мактәп еллары да сизелмичә тәгәриләр генә... Унынчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Лира укуын Минзәлә медицина училищесында дәвам итә.

– Укыган чорда практиканы Мөслим үзәк хастаханәсендә уздым. Шул чорда булачак тормыш иптәшемне – Фагыйльне очраттым. Бер күрүдә гашыйк булу дигән сүзләрнең мәгънәсен шул вакытта аңладым да инде! Ике арада хатлар йөри башлады. Укуны тәмамлагач, Яңа Бүләк авылына эшкә жибәрделәр, – дип искә ала Лира апа.

Тулырак «Авыл утлар»ның 2026 ел өчен 7 август саныннан укыгыз. 

Фото – Л.Галимованың шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев