Проект кысаларында мастер-класс уздырылды
Сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы лицейның 5 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре белән мастер-класс оештырган.
Гаилә елы һәм "Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" муниципаль проекты кысаларында Мөслим лицееның 5а сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен (сыйныф җитәкчесе - Лилия Нуриева) сәнгать мәктәбе тарафыннан "Ифтар - чәй эчү" чарасы узды. Сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Эльмира Галиева "Кофе белән рәсем ясыйбыз" темасына мастер-класс үткәрде. Очрашудан балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калды, - дип язалар сәнгать мәктәбеннән.
Фото - сәнгать мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев