Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

“Президент ярышлары”ның муниципаль этабы (Фоторепортаж)

“Яшьлек” спорткомплексында “Президент ярышлары”ның муниципаль этабы узды. Бәйгедә район мәктәпләреннән 10 команда көчләрен сынашты.

Жирәбә буенча быел ярышта 5нче сыйныф укучылары катнаша. Һәр командадан катнашучылар саны алтышар булырга тиеш дип билгеләнгән. 30 кыз һәм 30 малай үз мәктәпләренең данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. 

Укучылар тапшырган нормативларга карап җиңүче команда сайланды. Нәтиҗә буенча Мөслим лицееның 5б сыйныфы спорт сөюче егет-кызлары апрельдә узачак зона турында катнаша. Мөслим гимназиясенең 5а сыйныфы – икенче урынны яулады, Олы Чакмак мәктәбе укучылары – өченче. 

Шәхси беренчелектә егетләр арасында Илсаф Әхмәтшинга тиңнәр булмады. Кызлардан Камилә Сабирова иң җитезе булган. Мөслим лицееның 5б сыйныфы укучыларына зона турында уңышлар телибез! 

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев