Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Психолог киңәше

Ышанычлы терәк булыйк!

Ата-ана баласын башкаларга караганда яхшырак белә, шуңа күрә имтиханнарга әзерләнүче балага нәтиҗәле ярдәм күрсәтә ала.

“Имтихан” сүзен ишетүгә, күбебез борчу, курку, ачу хисләрен кичерә, чөнки тормыштагы сынаулар безне ияләшкән комфортлы тирәлектән чыгара, эш режимын боза, йокыны качыра. Әзерлексез кеше бу очракта югалып та калырга мөмкин. Имтиханнар бирү вакыты мәктәп укучылары өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә үзенчәлекле. Бу вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әти-әниләр балага ничек ярдәм итә ала? Мөслим гимназиясенең педагог-психологы Айсылу Кашапова киңәшләрен бирә.

Уку елын уңышлы тәмамлау күптөрле факторларга бәйле. “Экзамен” сүзе үзе үк латинчадан тәрҗемә иткәндә “сынау” дигәнне аңлата. Аңлатмасыннан күренгәнчә, имтихан – стресс чыганагы, борчулар. Ә БДИ формасындагы сынау мәктәп укучысы өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә, чыннан да, зур стресс бит.

Тикшеренүчеләр билгеләвенчә, олы кешеләрнең якынча 20 проценты эшне үтәүне даими рәвештә соңгы көнгә кадәр суза, 80-95 процент укучы имтиханга әзерлекне белә торып ахыргы көнгә калдыра. Болай булмасын өчен нишләргә?

– Имтихан белемне тикшерү һәм аның дәрәҗәсен бәяләү өчен уйлап чыгарылган. Шулай булгач, аңа яхшылап әзерләнмичә чара юк, – ди Айсылу Тәлгать кызы.

Гөлназ Җәлилова

Фото - А. Кашапованың шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев