Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Студентлар белән очрашу

12 гыйнвар көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә студентлар белән очрашу уздырганнар. Әлеге кичәгә мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә сәнгать юнәлеше буенча урта һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар чакырылган.

Очрашуга килгән Булат Әхмәтҗанов, Равилә Шәяхмәтова, Ралина Искәндәрова бүгенге көндә Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә белем алалар, ә Нияз Нургалиев - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты. 

 

Алар үзләренең уку йортларында булган уңышлары, беренче сессия, имтиханнар, факультетлары, төркеме турында сөйләделәп, студентлар тормышы белән таныштырганнар. Сәнгать мәктәбе укучыларын кызыксындырган сорауларга жавап биргәннәр. 

 

Кичә ахрында студентлар үзләренең төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәткәннәр. Очрашу сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова үзенең чыгышында: “Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, исегездә тотыгыз, сезнең уңышларыгыз, сезнең шатлык - ул безнең уңышларыбыз да, безнең шатлык. Монда сезне хәтерлиләр, сезне яраталар. Укуыгызны уңышлы гына төгәлләп, безгә эшкә кайтуыгызны көтәбез!” – дип, теләкләрен җиткелде, дип хәбәр итәләр безгә сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев