Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район китапханәсе волонтерлары картлар һәм инвалидлар йортында

Китапханә хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кичә уздырдылар

-  17 майда Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында район үзәкләштерелгән китапханәсе волонтерлары якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флус Латыйфиның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби кичә оештырдылар. Чарада язучының тормышындагы мөһим мизгелләр турында хикәяләр, аның әсәрләреннән өзекләр уку, туган җир, туган як турында җырларны бергә җырлау – онытылмаслык мизгелләр булып истә калдылар. Очрашу өлкәннәрне рухландырды, аларның тормышларын лирик ноталар белән тулыландырды, күңелләрендә җылы истәлекләр калдырды, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар  интернат-йортыннан.

Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев