Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәни мирас объектларына кертергә ниятлиләр

Мәлләтамак авылы тирәсендә төрле тарихи чорларда яшәгән кешеләрнең эзләре саклана.

Мәлләтамак авылы тирәсендә төрле тарихи чорларда яшәгән кешеләрнең эзләре саклана. Монда I, IV, VII (неолит чоры), II (неолит, энеолит чоры), III, V, VI (бура культурасы), I (Алтын Урда чорының Болгар һәйкәле, чиялек культурасы), III (Алтын Урда чорының Болгар һәйкәле), II, V, VII, Х (кушнаренко мәдәнияте), VI (чиялек мәдәнияте), VIII, IX (пьянобор мәдәнияте), XI, XII (XV-XVII гасырлар), Мәлләтамак (Нарат Асты) торак пункты (пьянобор мәдәнияте) археологик һәйкәлләре ачыкланган.

Татарстанда ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә Мөслим районында урнашкан "Мәлләтамак XIII торак пункты"н кертергә ниятлиләр. Әлеге боерык проектын ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшләде.

Әлеге документ территориядә җир участокларын куллануның махсус режимын урнаштыра. Ул археологик, җир, төзелеш, мелиорация, хуҗалык эшләрен үткәрү тәртибен көйли. Объектка гражданнарның керү мөмкинлеген чикләү тыела.

Хәзерге вакытта боерык проекты Татарстан Республикасы коррупциягә каршы тору комитетында экспертиза үтә.

📸 Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев