Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Осталык конкурсында катнаштылар

Автобус йөртүчеләр арасында «Иң яхшы автобус йөртүчесе» дигән машина йөртү осталыгы конкурсы үткәрелде.

"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнарындагы профилактика бүлеге Мөслим районы ЮХИДИ идарәсе, "Хуҗалык тәэмин ителеше" муниципаль унитар предприятиесе һәм ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе белән берлектә Мөслим районы мәктәп автобуслары йөртүчеләре арасында "Иң яхшы автобус йөртүчесе" дигән машина йөртү осталыгы конкурсы үткәрде.

Конкурста 7 автобус йөртүчесе катнашты: Ринат Мусин, лсур Әхмәтгарипов, Василий Кетов, Фаварис Мирзаһитов, Фирдәвис Рәхимуллин, Эльмир Шәрипҗанов, Рәүфәт Хәйбрахманов.

Конкурс программасы 2 этаптан тора:
1) Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр;
2) Классик тизлек маневрлары.

Конкурс автокласс һәм ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе базасында узды. Жюри карары нигезендә урыннар бирелде:
1 урын - Илсур Әхмәтгарипов
2 урын - Ришат Мусин
3 урын - Фаварис Мирзаһитов
4 урын - Эльмир Шәрипҗанов
5 урын - Рәүфәт Хәйбрахманов
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» этабында Илсур Әхмәтгарипов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Автобус йөртүдә иң яхшысы Мирзаһитов Фаварис була.
Барлык катнашучылар да "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең грамоталарына һәм бүләкләренә лаек булдылар.

 Миләүшә Хуҗина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев