Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Властьны санларга кирәк

Власть вәкиленә карата көч куллануда гаепләнүче 43 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Район прокуратурасы 42 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни вазифаи бурычларын үтәүче власть вәкиленә карата көч куллануда гаепле дип тапты. 
– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 11 июнендә әлеге ир-ат алкоголь исереклеге хәлендә Әмәкәй авылында яшәүче кыз туганы янына килә. Алар арасында ызгыш чыга. Ызгыш вакытында гаепләнүче туганына суга. Шул сәбәпле анысы полиция хезмәткәрләрен чакырта, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 
Урынга килгән полиция хезмәткәре тикшерү башлый. Гаепләнүче тикшерүне туктатуны сорый һәм, кире җавап ишеткәч, полиция хезмәткәренә каршы көч куллана. Соңга таба гаепләнүченең законсыз гамәлләре туктатыла, ди Линар Әскаров. 
Суд утырышында ир-ат үзенең гаебен таный һәм кылган гамәлләренә тәүбә итә. Суд аны дәүләт файдасына 40 мең сум күләмендә штрафка тарта. Карар үз көченә кермәде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев