Кабат хөкем ителде
Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче 45 яшьлек ир-ат суд каршына басты
Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (административ җәзага тартылган зат буларак, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә кабат транспорт белән идарә итү).
Суд билгеләгәнчә, 2024нче елның 22 маенда көндез Игенче авылында яшәүче эш фигуранты, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган хәлдә, тиешле нәтиҗә ясамаган һәм кабат спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган. Ул Игенче авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
– Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.
Суд, дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләде һәм 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Хөкем ителүче идарә иткән транспорт дәүләт файдасына конфискацияләнгән.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев