Транспорт – уенчык түгел!
Республикада питбайклар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны уйланырга мәҗбүр итә
Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында быел республикада җиде юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Җәй дәвамында 10-15 яшьлек өч бала һәлак булган. 12-15 яшьлек дүрт яшүсмер җитди имгәнүләр алган: баш мие селкенгән, кул-аяклар сынган, балалар җәрәхәтләр, имгәнүләр алган.
Узган атнада Минзәлә районының Иркәнәш авылы юлында тагын бер яшь гомер өзелде. Яңа Сәет авылы егете, 16 яшьлек райондашыбыз мотоцикл белән идарәне югалтып, транспорт белән әйләнә һәм һәлак була. 4 августта райондашыбызга 16 яшь тулган булган.
8 август кичендә Лениногорск районының Яңа Иштерәк авылында да бер баланың гомере өзелде. Питбайктагы яшүсмер юлга кисәк килеп чыккан атка килеп бәрелә һәм транспорттан егылып төшә. Алган җәрәхәтләре нәтиҗәсендә 15 яшьлек егет вафат була.
Соңгы вакытта яшүсмерләр катнашындагы мондый фаҗигаләр ешайды. Һәм монда әти-әниләрнең дә гаебе бар.
– Балаларга питбайк, мотоцикл яки скутерны әти-әниләр алып бирә. “Башкалардан ким-хур булмасын, минеке дә йөрсен,” – диючеләр күп. Бу төр техниканың аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуын әти-әниләр аңламый. Мотоцикл, питбайк – уенчык түгел! Алар белән идарә итү өчен кагыйдәләрне белергә кирәк! Мотоциклар күптөрле, алар ат көче белән аерыла. 50 куб.метрга кадәргеләрен исәпкә куярга һәм иминиятләштерергә кирәкми. Мондый төр мотоцикллар белән идарә итү өчен 16 яшь тулган булу, “М” категорияле транспорт йөртү хокукы һәм шлем булу кирәк. Ат көче 50 куб.метрдан арта икән, “А” категорияле транспорт йөртү турында таныклык кирәк. Әлеге таныклыкны 18 яшь тулгач кына алып була. Мондый төр мотоциклларны исәпкә куярга һәм иминиятләштерергә кирәк, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 август санында укыгыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев