Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Машина урлаганнар

Автомобильне басуга тирес кертергә килгән ир-ат калдырган.

Ташлыяр авылында 15 һәм 17 яшьлек яшүсмерләр авыл башында торган машинаны урлап алып киткән. Автомобильне басуга тирес кертергә килгән ир-ат калдырган. Машина ачкычлары салонда калган. “Егетләр машинаны кабызып алып китә һәм, йөреп туйгач, юлда ташлап калдыралар. Үсмерләр кайнар эзләр буенча тоткарланды. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Күңел ачырга теләү егетләр өчен күңелсез тәмамланды”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев. Машина законлы хуҗасына кайтарылса да, төркем белән эшләнгән җинаять буларак, үсмерләргә 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев