Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Машина йөртүчеләр, сак булыгыз!

Мөслим-Катмыш, Мөслим-Әлмәт юлларында «Паутина» системасы эшли

ДАИ
“Паутина” системасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкларга һәм фотовидеофиксация камераларын кулланып җинаятьләрне ачарга ярдәм итә. “Әгәр машина йөртүче хокук бозучылар базасында булса, автоинспектор системадан аның машинасының хәрәкәте турында хәбәр алачак. “Паутина” ярдәмендә теркәлү туктатылган транспортны яки машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп тә, рульдә йөргән шоферларны исәпләп чыгарырга була. Яңа система белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча бурычлыларны да табарга мөмкин. Җирлегебездә бу төр система апрель аенда эшли башлады. “Паутина”лар Мөслим-Катмыш, Мөслим-Әлмәт юлындагы багана башларына урнаштырылган”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев