Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Банк карталарын саклагыз

Мошенниклар банк карталарыннан файдаланалар


“Җирлегебездә банк карталарыннан акча урлау очраклары күбәйде. Урамда төшеп калган, кайдандыр табылган банк картасыннан куллану авыр төр җинаять дип санала. Моның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Ел башыннан шундый өч факт ачыкланды. Өч райондашыбыз табылган карталар белән түләп, кибеттән товар алган. Берсеннән  – 1500 сум, икенчесеннән – 7 мең, өченчесеннән 30 мең сум күләмендә акча “тотылган”. Гаепле кешеләрнең барысы да ачыкланды һәм җинаять эше кузгатылды. Шушы көннәрдә райондашларыбызның эше судта каралачак. Карта тапкан очракта, аны сындырып ташларга яисә хуҗасына кайтарырга кирәк”, – ди уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев