Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рус фольклоры турында кичә

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында волонтерлар рус фольклорына багышланган кичә үткәргәннәр


 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Рус фольклоры дөньясы» дип аталган кызыклы чара уздырылган. Өлкән яшьтәгеләргә «Рус фольклоры дөньясы» дигән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Волонтер  Миләүшә Кашапова социаль хезмәтләрдән фадаланучыларга рус халык әкиятләрен укыган, бергәләп балачак әкиятләрен искә төшергәннәр.  Эльвира Мәгалимова эчтәлекле әңгәмә үткәргән. Әңгәмә барышында рус җырлары, такмаклар тыңланган. Өлкәннәр төрле биремнәр дә үтәгәннәр: мәкальне дәвам итеп, эчтәлеге буенча нинди кеше турында сүз барганын фаразлаганнар.
Нәтиҗәдә, күп кенә тыңлаучыларда бу жанр турында күбрәк белергә һәм искә төшерергә теләк барлыкка килгән.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев