Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җыеннар дәвам итә

Крәш.Шуран һәм Вәрәшбаш авылы җирлекләрендә җыеннар узды.

Крәш Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин еллык эшләгән эшкә отчет ясады. Быел үзара салым акчасын мең сумнан 100% җыелыр дигән өмет белән шактый эшләр планлаштырылган. Авыл халкын Мөслим - Тат.Шуран авылы арасындагы юл мәсьәләсе, бер авылда фельдшер булмау да борчый.

Вәрәшбаш авылы җыены кечкенә булса да бар кешене сыйдырган клубта узды. Халык бик игътибар белән җирлек башлыгы Зөлфия Зөлфәтовнаның чыгышын тыңлады.   Иске Вәрәш авылы мәдәният йорты эшчәнлеге турында Айгөл Ганиева сөйләде. Авыл халкы ел дәвамында эшләнгән эшләрдә актив катнашканнар.  Быел үзара салым акчасын 1500 сумнан җыярга килештеләр

Район башлыгы җирлек халкын район, ил яңалыклары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Казаннан килгән медик социаль экспертиза баш бюросы белгече Светлана Нурислам кызы илебездәге вәзгыятькә аңлатма бирде. 

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев