Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Халык җыеннары дәвам итә

Әмәкәй һәм Октябрь авыл җирлекләрендә узган җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов һәм төрле служба җитәкчеләре катнашты.

Җирлек башлыклары авыл халкын борчыган мәсьәләләрне хәл иткәндә үзара салым программасын уңышлы куллана. Программа ярдәмендә Әмәкәй авыл җирлеге Әлмәт авылы халкын күп еллар борчыган мәсьәләне хәл итә алды. Былтыр Әлмәт авылында яңа су скважинасы казылды, су кермәгән урамнарга су линияләре сузылып, шәхси ихаталарга тоташтырылды. 
– Әлмәт авылындагы масштаблы эш авыл халкын бер йодрыкка туплады. Бүгенге көндә җирлек алдында Әмәкәй авылындагы су системасын төзекләндерү бурычы тора, чөнки җәйге чорда Әмәкәйдә су проблемасы баш калкыта. Өске урамнарга су менеп җитә алмау сәбәпле халык чиста суга интегә. Быел бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк, – диде җирлек башлыгы Илнара Шакирьянова.
Җирлектә буш ихаталар саны күп. Әлмәт авылындагы 218 хуҗалыкның 171ендә генә тормыш “кайный”. Узган ел бөтен җирлеккә бер бала туган! Халык саны кимүгә таба. Ә менә мал тотучылар саны сизелерлек арткан. Әмәкәй авыл җирлегендә бүген 296 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 120се – савым сыерлары. Сөтне халыктан Азнакай эшмәкәрләре җыя. 
Җирлектә Хөснуллин һәм Талыйпов гаилә фермалары, Бәширов һәм Муллагалиев фермер хуҗалыклары эшләп килә. Кече эшмәкәрлек буенча җиде кеше теркәлгән. 
2022 елда Әмәкәй авылы халкы үзара салымны һәр кешедән – 1 мең сум, әлмәтлеләр 4800 сум күләмендә җыйды. Быел үзара салымны ике авылда да кеше башыннан 2 мең сум җыярга дигән карарга килгәннәр. Әлеге акчага Әлмәт авылында юлларга өлешчә ремонт үткәрү, җәйге һәм кышкы чорда – юлларны, ел әйләнәсе яктырткычларны карап тоту эшләре планлаштырыла. Әмәкәй авылында зур эш – яңа су скважинасын казу һәм системага ялгау көтелә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев