Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ватанга бер тапкыр һәм бөтен гомергә ант итәләр

21-24 октябрь көннәрендә район делегациясе һәм ата-аналардан торган төркем, күрше Сарман районы вәкилләре белән берлектә, Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районындагы райондашларыбыз күпләп хезмәт иткән 14258 нче хәрби частьта булып кайттык.

Сергиев Посадтан кайтканга да инде атналар үтеп китте. Менә язам, менә бүген язарга утырам дип көн артыннан көн үтә. “Ватаным Татарстан” газетасында ул сәфәребез турына якташыбыз журналист Рәшит Минһаҗ ике тапкыр язып чыгарга өлгерде. Мәскәүдән кайтыр юлыбызда, күзебезгә күренәме дип торабыз: Рәшит Минһаҗ белән берүк вагонда очраштык. Башкаладан бертөркем галим белән командировкадан кайтып барышы икән. Журналист журналист инде, бездән хәл-әхвәл, күргән-ишеткәннәребезне сораштыруы юкка булмаган икән. Телефон аша да шактый мәгълүмат алды.

21-24 октябрь көннәрендә район делегациясе һәм ата-аналардан торган төркем, күрше Сарман районы вәкилләре белән берлектә, Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районындагы райондашларыбыз күпләп хезмәт иткән 14258 нче хәрби частьта булып кайттык.

Сергиев Посад станциясендә безне батальон командирының хезмәт итүчеләр белән эшләү буенча урынбасары майор В. Гардиев каршы алды. Аның колач җәеп, якты йөз белән каршы алуын якташларыбызның әйбәт хезмәт итүенә юрадык. Чыннан да, нигә юрасаң шул була дигән халык әйтеме хак икән. Көзен киткән егетләр үзләрен чын солдат итеп раслаганнар, язгы чакырылышныкылар да, әле дүртенче айларын гына хезмәт итсәләр дә, хәрби бурычны үтәүгә уңышлы кереп баруларын, тәртипкә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Хезмәт итү вакытларында аерма булуга карамастан, үзара дус, бер-берсенә карата кайгыртучан булулары да сизелеп тора.

Хәрби часть командиры полковник В. Буйволов белән очрашуга, инде ничә еллар, дулкынланмыйча кергән юк. Алла сакласын, анда райондашларыбызның берсенә генә булса да ризасызлык була күрмәсен дигән шикле уй теләмәсәң дә күңелгә керә. Дусларча күрешеп хәлләр сорашкач, район башлыгы Р. Муллинның (үз чиратында Сарман районы башлыгының да) сәламнәрен, изге теләкләрен тапшырдык.

– Сезне якташларыгызның хәлләре кызыксыныра торгандыр. Командир буларак, Татарстан егетләреннән канәгать булуымны белдерәм. Әзерлекле егетләр җибәрүегез өчен ике районга да рәхмәтемне җиткерәм. Хәрби хезмәт арбасына әкренрәк җигелүчеләр өчен (алар күп түгел) турыдан-туры командирлары бар. Уртак хезмәттәшлек шулай дәвам итсә иде. Шулай да, соңгы вакытта егетләрне әзрәк җибәрә башладыгыз, – диде командир.

Якташларыбыз белән очрашып сөйләшү өчен казармадагы ял бүлмәсен тәкъдим иттеләр. Килгән делегация әгъзалары, әти-әниләр һәм солдатлар ярдәме белән табын әзерләнде, өстәлгә районнан килгән күчтәнәчләр куелды. Күчтәнәчкә дип махсус пешертеп алып килгән Мөслим икмәген кисү (ул үзенә күрә йола булып кереп китте) бу юлы Олы Чакмак авылы егете Салават Шәймиевкә йөкләнде. Бу дәрәҗәле хокукка аңа хәрби хезмәтен үрнәк төстә башкаруы, хезмәттәшләренә карата игътибарлы, кайгыртучан булуы нәтиҗәсендә бирелде.

Очрашу барышында Мөслим һәм Сарман районнары башлыкларының солдатларга мөрәҗәгатьләре, Ватан алдындагы бурычларын үтәүгә кагылышлы теләкләре җиткерелде. Табын артында уен-көлке, гитарага кушылып җырлау очрашуга ямь өстәде. Күчтәнәчкә алып килгән “Авыл утлары”, “Сельские огни” газеталарын якташларыбыз яратып кабул иттеләр. Газета төпләнмәләре арасында безнең районныкыларын да күрү командирларга карата рәхмәт хисе тудырды. Туган яктан килгән хәрби комиссар подполковник Д. Гасанов, Мөслим һәм Сарман районнары Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчеләре И. Яббаров, И. Гаделшин, Сарман районының ДОСААФ җәмгыяте рәисе А. Хаҗиев, мин һәм әти-әниләр ул көнне якташларыбызның иң якын, кадерле кешеләренә әйләндек. Һәркайсы ачылып сөйләште, фикерләре белән уртаклашты, үзләре турында шулай районкүләм кайгыртуга рәхмәтләрен җиткерде. Махсус безнең хөрмәткә плацта строй белән үттеләр, строй җыры башкардылар. Якташларыбызның хәрби хезмәттәге уңышларына, безне ихлас яратып кабул иткәннәренә чиксез сөенеп кайттык. Егетләрнең кайсын гына алма, кулларында уңышларын раслаучы документ бар.

Менә Мари Бүләрдән Раушан Нуриев, Олы Чакмактан Салават Шәймиевнең Мактау кәгазьләре. Аларда шундый юллар бар: “...За инициативу и старание, проявленные при выполнении должностных обязанностей, примерную военную дисциплину...”

Часть командиры В. Буйволовның Мари Бүләр авылы егете Константин Ямиловның әнисе Ирина Платоновнага, Мөслимнән Равил Харисовның әнисе Рәсимә Мәхмүтҗан кызына, Илгиз Миннияровның әти-әнисе Илдар Мирзаһит улына һәм Лилия Борис кызына юлланган хатларында күңелнең бөтен кылларын тибрәтерлек, күзләргә сөенеч яшьләре китерерлек юллар бар: “...Спасибо! Спасибо за ту добропорядочность и честность, трудолюбие и чувство ответственности, что Вы воспитали в сыне.Спасибо за то, что вырастили хорошего человека – достойного защитника Отечества! Вы праве гордится своим сыном!...”. Менә шулай!!! Шундый егетләребез белән ничек горурланмыйсың да, әти-әниләрен ничек котламыйсың?!

Тат. Бүләр авылыннан солдат хезмәтенә алынган Андрей Шмагин белән сөйләшәбез. Сүз арасында Андрейдан “Хезмәтең башланганда кыен вакытлар булмадымы?” – дип сорыйм. “Авыр вакытлар булды, дип әйтә алмыйм. Әнинең иркәләп йокыдан уятуына өйрәнгәнгәме – “Подъем!” командасына торасы килми интектем бераз. Тиз өйрәттеләр”, – ди ул бөтен йөзе белән балкып.

Мари Бүләрдән Руслан Исанаев, Иске Чакмактан Рафаэль Каһарманов, Крәш. Шураннан Алексей Зайцев – карап торуга ук тыныч холыклы егетләр. “Хезмәтебез әйбәт бара, күнектек инде”, – диләр бертавыштан. Русланнан:

– Булачак солдат якташларыңа нинди киңәш бирер идең? – дип сорыйм.

– Җаваплылыкка, дисциплинага өйрәнеп килергә кирәк! – дип җавап бирде армиягә киткәнче көрәшче булган райондашым.

Нияз Исмәгыйлев, Рамис Ханов (Мөслим), Рафаэль Каһарманов ул көнне аеруча шатлык хисе кичерде. Туган йорттан меңнәрчә чакрым аерып торганчит-ят җирдә газиз кешеләрең белән очраш әле!

Нияз – әфганчы әтисе белән горурланып, спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан да, рухый яктан да солдат хезмәтенә әзерләнеп үскән егет. Рамис – хезмәт белән чыныгып үскән авыл егете. “Безнең өчен тыныч булыгыз. Йөзегезгә кызыллык китермәбез!” – дип ышандырып калды райондашларыбыз.

Ни кызганыч, без Катмыш егете Илназ Шәймөхәммәтов, Мари Бүләрдән Константин Ямилов, Яңа Карамалыдан Илназ Рәхимов белән очраша алмадык. Аларны хәрби хезмәттән азат итә алмадылар. “Хәзер армия армия мени ул, балалар бакчасы”, – дияргә яратучылар бар. Ә без, хәрби частьта күп тапкырлар булучылар, моның һич алай түгеллеген раслый алабыз. Саксыз әйткән сүзләребез белән солдатларыбызның зур җаваплылык тоеп, намус белән хезмәт итүләрен каралтмасак иде. “Яшь солдат курсы”н үткәч, һәр солдат Ватан алдында хәрби ант кабул итә. Без тирән ышанабыз: Ватанга бер генә тапкыр һәм бөтен гомергә ант бирүне мөслимлеләр мәңге онытмаслар!

Солтанов Рушат, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе, район делегациясе әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X