Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урманнарны сакларга кирәк!

Районда сигез гектарда яшь нарат үсентеләре утыртылган.

Республикабызда урманнарның гомуми мәйданы – 1 млн 271 мең гектар. Шуның 10100 гектары Мөслим урманчылыгы участогына карый. Урманчылыкта өч урман мастеры һәм бер урманчы хезмәт куя. – Безнең төп вазыйфаларыбыз – урманнарны янгыннардан саклау, агачларны рөхсәтсез кисүгә юл куймау һәм урманнарны чистарту. Урман җирләрен рөхсәтсез файдалануны кисәтү дә безгә йөкләнгән. Быел кагыйдәләрне бозучыларга 6 административ беркетмә төзелде, – ди Мөслим урманчылыгы урманчысы Рәфил Асылгәрәев. – “Урманнарны саклау” проекты эшли. Аның кысаларында соңгы биш елда Мөслим авыл җирлегендә – 27 гектар, Вәрәшбаш авыл җирлегендә 24 гектар мәйданда яшь үсентеләр утыртылды.
Авыл җирлекләрен һәм район үзәген яшелләндерү өчен урманчылык 500 төп юкә, 300 төп миләш, 4 мең нарат үсентесе биргән. Быел гына да урманнарда – барлыгы 14 гектар мәйданда чыршы, нарат үсентеләре утыртылган. 64 гектар мәйданда посадкаларга чыршы, нарат, каен үсентеләрен утыртканнар. Посадкаларда 180 гектарда агротехник тәрбия эше дә башкарылган. – 2023 елда посадка утырту өчен 30 гектар җир сөреп, әзерләп куйдык. Быел көз 1500 килограмм нарат һәм чыршы күркәсе җыйдык.
План нигезендә яшь урманнарны чистарту һәм сирәкләү эше башкарыла. Урманнарны янгыннан саклау максатында, елдагыча, минеральләштерелгән полосалар ясалды, урманга керүнең тыелуы турында шлагбаумнар, аншлаглар, элмә такталар куелды. Халык ял итә торган урыннарда беседкалар ремонтланды, – ди урманчы Рәфил Асылгәрәев. 15 декабрьдән республикада “Чыршы” операциясе старт ала. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмас өчен урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерүләр үткәреләчәк. Агачларны законсыз кискән, аларга зыян китергән очракта штраф каралган. Бәйрәм чыршысын Мөслим урманчылыгыннан сатып алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев