Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ике җирлектә җыеннар

Кичә Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендә җыеннар узды.

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова 2022 елда эшләнгән эшләргә аналаз ясады, бу елга планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Мәктәп директоры Надежда Юмагулова уку-тәрбия эше торышына тукталды, китапханәче Альбина Романова үз юнәлешендәге эшчәнлекне яктыртты.  Җирлек кешеләре үзәк хастаханә баш табибына борчыган сорауларын юлладылар. 

Метрәй авыл җирлеге башлыгы әле санаулы гына айлар эшләсә дә, халык аннан канәгать, киләчәктә дә бергә эшләргә, дигән фикерләрен җиткерделәр. Авылның имам-хатыйбы Мияссәр Әхмәтҗанов район башлыгына мәчеткә газ кертү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы ике җирлекнең дә эшләрен уңай бәяләде, район яңалыклары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев