Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңа паркка нигез салынды

Мәлләтамак авылында яңа паркка нигез салынып, 500 төп агач утыртылган.

Кичә Мәлләтамак авылында тагын бер яңа паркка нигез салынды. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов башлангычы белән оештырылган өмәдә, Мәлләтамак авылының Тукай урамы башында урнашачак парк территориясенә агач үсентеләре утыртылды. Авыл халкы аның башлангычын хуплап каршы алган. Габдулла Тукайга багышланган парк территориясенә чыршы, нарат, каен, тополь, карагай агачлары – барлыгы 500 төп үсенте утыртылган. Шулай ук яз көне утыртылган Хәтер паркының агачлары да яңартылган.
– Өмәдә Мәлләтамак авылы халкы бик актив катнашты, бик күпләр гаиләләре белән килеп ярдәм иттеләр, – дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы Рузилә Нәсифулина.

 Рүзилә Нәсифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев