Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Герой безнең арада

4 август көнне Шуганка авылында янгын чыкты.

4 август көнне Шуганка авылында әби белән бабай гомер итүче йортта янгын чыгуын хәбәр иткән идек инде. Бу вакыйгада яңа фактлар ачыкланды.

Янгын башлангач, йорт хуҗасы өйдән чыгып өлгерә. Бу вакытта ишекне ут чолгап алган була. Урын өстендә ятучы тормыш иптәше эчтә кала. Янгынны күреп алган күршеләре шундук ярдәмгә ашыга. Украинадагы махсус операциядә катнашып, ялга кайткан Марсель Бәдретдинов, тәрәзәне ватып, янган йортка керә һәм төтен эченнән әбине күтәреп чыга. Шулай итеп, әби исән кала.

Кичә район башлыгы Альберт Хуҗин күршесенең гомерен коткарып калган 29 яшьлек Марсель һәм аның гаиләсе, янгында ярдәм күрсәткән Айдар Зиннәтуллин белән очрашты. Ул арабызда шундый кешеләр булганда, якты киләчәккә ышаныч барлыгын, Марсельнең барчабызга үрнәк булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев