Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чирләргә язмасын!

Дуңгыз гриппы өзлегү белән куркыныч.

Быел дуңгыз гриппы килә, дип куркыталар. Район табиблары бу төр авыру белән чирләүчеләр җирлегебездә рәсми рәвештә теркәлмәгән, дип тынычландыра. Тик, руслар әйтмешли, хәбәрдар булган – коралланган. 
– Мәгълүматлы булу – әзерлекле булу дигән сүз! Быел, шөкер, ел башыннан бер коронавирус очрагы да теркәлмәде. Дуңгыз гриппына килгәндә, авыруның бүгенгәчә 5-6 штаммы билгеле. Республикада дуңгыз гриппы вирусы 200гә якын кешедә табылган. Дуңгыз гриппы, калган төр грипплар белән чагыштырганда, авыррак уза һәм өзлегүләре белән куркыныч. Авырудан саклану чараларына тукталсак, битлек кию, антисептик чаралар куллану гына аз. Кеше күп йөри торган урыннардан бүген мөмкин кадәр читтәрәк булырга киңәш итәр идем, – ди табиб-инфекционист шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.
Гриппның әллә нинди төрләре турында ишетергә туры килә – кош, дуңгыз гриппы. Алга таба башка исемдәгеләре дә барлыкка килмәс, дип ышандырып булмый. 
– Грипп вирусының бүгенге көндә өч төре бар. А тибындагы вирус кешеләрне дә, хайваннарны да зарарлый ала. Кош һәм дуңгыз грипплары нәкъ менә А тибындагы вирус төрләренә керә. Грипп эпидемиясе исә 2-3 елга бер кабатлана. Дуңгыз гриппы башка авырулар кебек үк башлана. Тән температурасы 38,5 градустан югарырак булырга, шул ук вакытта авыру температурасыз да узарга мөмкин. Дуңгыз гриппы белән чирләгәндә арка нык сызлый, төчкертә, йөткертә. Баш һәм мускуллар авырта, хәлсезлек күзәтелә. Дуңгыз гриппы тиз тарала һәм үпкәләрне ялкынсындыра. Башкача бу авыруны “гриппоз пневмония” дип атарга да була, – ди участок табибы Зирәк Фәтхетдинов.
Дәвалануга килгәндә, табиблар дуңгыз гриппына каршы тору чаралары буларак, температура төшерә торган препаратларны атый. Ләкин грипп төрле кешедә төрлечә үтә. Кемдәдер косу, эч китү күзәтелергә мөмкин.  Авыру хәлсезлек күзәтелеп яки комбинацияләнгән формада да бара ала.
– 2022 елда 461 кешегә ковид диагнозы куелды. 515 кешедә ковидка шик туды. 470 кеше үпкә ялкынсынуы белән авырды. Быел, гыйнварның беренче яртысында хакимлек иткән салкыннар, бәлки, чирләрне дә киметер. Дуңгыз гриппы ковид белән авырган кешеләр, өлкәннәр, балалар һәм хроник чирләре булучылар өчен аеруча куркыныч. Тын бетү күзәтелсә һәм тән температурасы 40 градустан югары күтәрелсә, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакырыгыз! Бу – пневмония билгеләре, – ди Гөлнар Кәримова.
Табиблар Татарстанда гриппның февраль азагына кадәр актив булачагын фаразлый.

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев