Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген – физкультурачылар көне

Районыбызның спортчы егетләре бәйрәмне тантаналы шартларда билгеләп үтте.

Августның икенче шимбәсендә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Районыбызның спортчы егетләре бәйрәмне тантаналы шартларда билгеләп үтте. Спорт мәктәбе тренерлары Гөлназ Гыйздуллина, Ларис Бариев һәм спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев ТР спорт министрлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар. Тренерлар Илдар Мадьяров һәм Илназ Кашапов "ТР физик культура һәм спорт отличнигы" билгесенә ия булдылар. Спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов һәм Рузәл Исанаев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләрне спортчыларга район башлыгы Рамил Муллин үзе тапшырды һәм киләчәктә дә ярышлардан җиңүләр белән кайтуларын теләде. Рамил Хәмзович үзе дә бүләкләнде – аңа Татарстан Республикасы армрестлинг федерациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр физкультурачылар көне Мөслим спортчылары день физкультурника

Реклама
Реклама
2
X