Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балалар өчен өлкәннәр җаваплы

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.

Утырышта сүз балалар иминлеге һәм аларның хокуклары турында барды. Утырышта район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау комиссиясе утырышлары даими үткәрелә. Утырышларда административ хокук бозган балаларның эшләре карала. Шул ук вакытта үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән әти-әниләр дә комиссия алдында җавап тота.

Районда социаль яктан куркыныч булган сигез гаилә ведомствоара исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә балигъ булмаган 16 бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләрнең җидесе – әти-әни эчү сәбәпле, берсе балигъ булмаган яшүсмернең тәртип бозуы аркасында исәпкә куелган.

– Сигез ай эчендә ведомствоара исәпкә алу өчен мәгълүмат системасына тугыз сигнал карта кертелде. Әлеге гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышып, проблемалар ачыкланып, дүрт гаилә (җиде балигъ булмаган бала!) исәпкә куелды. Алар белән шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә эш алып барабыз. Нәтиҗәләр уңай булганда, гаилә исәптән төшерелә, – ди комиссия әгъзасы – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.

Ел дәвамында биш гаилә ведомствоара исәптән төшерелгән. Бер гаилә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Комиссия әти-әниләргә алкогольгә бәйлелектән котылырга – дәваланырга да ярдәм итә. Дүрт ана дәвалану курсларын узган, ике хатын-кыз “Аеклылык ноктасы” проектында катнаша. Тагын ике гаилә өчен дәвалану курсы үткәрү планлаштырыла. Эшкә урнаштырырга да ярдәм итә. Сигез ай эчендә биш әни, эшкә урнаштырылган.

Җәйге каникулларда комиссия, беренче чиратта, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны лагерьга урнаштырырга тырыша. Гомумән алганда, быел “Урман иле” лагеренда 220 бала ял иткән. 120 бала мәктәп янындагы хезмәт һәм ял лагерьларына йөргән. “Шифа” лагеренда 50 бала ял иткән. Моннан тыш республика лагерьларында ял итү оештырылган. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 98 бала эш белән тәэмин ителгән.

Полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Ринат Солтанов балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары турында сөйләде.

– Яшүсмерләрнең гәүдәләре зур булса да, алар әле бала. Алар өчен без – өлкәннәр җаваплы, – ди район башлыгы. – Социаль челтәрләр һәм төрле каналлар аша мәгълүмати һөҗүмнәр күп. Балаларның буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнүен, кемнәр белән аралашуын әти-әниләр дә, укытучылар да контрольдә тотарга тиеш.

Район башлыгы балалар ялгыш юлга басмасын өчен аларны дәресләрдән соң түгәрәкләргә тартырга чакырды.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев